2020 нче елның 19 нчы августында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота, инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары санын билгеләгәндә мәҗбүри таләпләрне үтәү, мәҗбүри таләпләрне бозуларны булдырмау буенча эш бирүчеләр белән ачык чаралар үткәрү» план-графигының 2 нче пунктын үтәү буенча Zoom режимында киңәшмә узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2020нче елның 19нчы августыннан 21нче августка кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы буенча «Озак вакытлы карау нигезләре» дигән темага дәресләр уздырыла.
Кичә Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «ТКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында эш бирүче көне узды.
Кичә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 10нчы социаль участогының җәйге мәйданчыгында хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева чәчәкләр ясау буенча «Шәһәр көненә чәчәкләр» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты – ял оештыру, сәнгать-эстетик зәвыкны үстерү, иҗади фикерләү, шәхеснең интеллектуаль һәм рухи үсешен тәэмин итү, патриотик тәрбия формалаштыру.
«Игелек салават күпере» Мохтаҗларга ярдәм итү хәйрия фонды янгыннан зыян күргән күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтте. Ярдәм кием-салым, аяк киеме, уенчыклар, беренче кирәк-яраклар һәм азык-төлек рәвешендә күрсәтелде.
19нчы август көнне Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре йорт территориясен чүп-чардан чистартуда актив катнаштылар. Хезмәткәрләр газоннарда коры үләнне җыештырдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр.
«Яңа тормыш – булачак өметләр» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары булачак әниләр белән «Тыныч әни – бәхетле бала» дигән темага чираттагы дәрес уздырганнар.
Казан шәһәре Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсен үткәрә, ул 21 августта 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Журналистлар ур., 13 адресы буенча узачак.
19нчы августта Чистайның «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру кысаларында «Без һәм юл» дигән уен элементлары белән профилактик дәрес үткәрделәр.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар йортларын тикшереп кайттылар.