ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Яшел Үзән шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» Дәүләт Казна Учреждениесе эш эзләүчеләрне 2020нче елның 20нче һәм 21нче августында Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы 1нче йорт адресы буенча шәһәр һәм район эш бирүчеләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара 10 сәгать 30 минутта башлана.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

18 нче август көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Н.В. Савайтан «Үз республикам белән горурланам» дигән патриотик юнәлештәге дәрес үткәрде.

19нчы август көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Альбина Тарынчева балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча «Әни мәхәббәте» дигән темага индивидуаль дәрес үткәрде.

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культурасы буенча инструктор Зөһрә Закирова «Сәламәтлек синнән башлана!» дигән спорт викторинасы оештырды.

Балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру һәм яшүсмерләр арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева 19 нчы социаль участогында «Уңай контент!» дигән дәрес узды.

Республика реклама-мәгълүмат компаниясе кысаларында Чистайның «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Чистай шәһәрендә яшәүчеләргә ышаныч телефоны турында мәгълүмат белән буклетлар таратканнар.

2020 елның 21-24 сентябрендә виртуаль форматта KAZAN DIGITAL WEEK -2020 Халыкара форумы узачак. Форум Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән уза.

2020 елның 19 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 79 063 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 386 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,89 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевскида рәсми рәвештә теркәлгән 270 эшсез кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 5 кешегә кимрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International