Теләче районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Кашапова А.Х. балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Үз куркынычсызлыгыңның хуҗасы бул» исемле төркем дәресе үткәрде. Дәрес «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе кысаларында узды.
Дәреснең максаты – бәйлелекне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.
Дәрес барышында балалар интернет-куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, интерактив әңгәмә вакытында компьютер уеннарының зарарлы нәтиҗәләре турында белделәр. Дәрес ахырында катнашучылар анкета сорауларына җавап бирделәр, шулай ук интернетта үз-үзеңне тоту һәм тере аралашу өстенлеге турында белешмәлекләр алдылар.