«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә.
Интернат-йорты карамагындагылар «Модульле оригами» техникасында иҗат дәресендә катнаштылар. Өлкән кешеләр «Өч яраклы» модулен эшләргә, ә аннары берничә модульдән өрәңге яфрагын җыярга өйрәнделәр. Оригами игътибарлылык һәм сабырлык таләп итә. Социаль хезмәтләрдән кулланучылар беренче тапкырдан барысы да өрәңге яфрагын ясый алмады, әмма барысы да биремне үтәде.
Чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.