Түбән Кама районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Хәйрия акциясе старт алды. 19 август көнне үзәк белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен «Могҗизалы кыңгырау яңгырый!» чарасы узды. Чараның спонсоры «Таиф-НК» ААҖ. Иде. Булачак беренче сыйныф укучыларына кирәк-яраклар белән матур, якты букчалар сатып алдылар.

Булачак беренче сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын мультфильм геройлары  – Пумба һәм Пятачок каршы алды. Геройлар балалар белән исәнләштеләр, фотога төштеләр һәм мәктәптә уңышлы укуларын теләделәр. Тамаша барышында әкият персонажлары Буратино һәм Шапокляк булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары турында табышмаклар әйттеләр, кызыклы уеннар үткәрделәр, балалар белән бергә күңелле бию флешмобында катнаштылар. Чара «Таиф-НК» ААҖ вәкилләренең канцелярия товарлары тутырылган мәктәп букчаларын тапшыру белән дәвам итте.

Балалар бүләкләргә һәм әкият персонажлары белән аралашуга шат булдылар, ата-аналар үткәрелгән чара һәм баланы мәктәпкә әзерләүдә спонсорларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International