Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыруга аерым игътибар бирелә. 20 август көнне хезмәт буенча инструктор «Оста куллар» түгәрәгендә социаль хезмәт алучылар өчен дәрес үткәрде. Интернат-йортта яшәүчеләр кәгазьдән оригами техникасында жираф ясадылар.
Культорганизатор, социаль хезмәткәр белән берлектә, медперсонал күзәтүе астында «Сәламәтлек сәгате» үткәрделәр. Өлкән кешеләр зарядка ясадылар, «Тупны тот», «Тупны башта тотып кал», «Тупны ярыкка сал» һ.б. эстафеталарда катнаштылар.
Өлкән кешеләрнең икенче төркеме яшьлек җырларын искә төшерде һәм беседкада гармун астында такмаклар җырлады. Тагын берничә социаль хезмәт алучы социаль хезмәткәр белән бергә вак моториканы үстерү өчен «Лего» конструкторы белән шөгыльләнде.
Көннең икенче яртысында белгечләр аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләрдән кулланучылар белән интернат-йорт территориясендә йөреп чыктылар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрнең көне бик кызык узды, һәркем үз күңеленә хуш шөгыль тапты.
