Шушы көннәрдә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт кәрсәтү комплекслы үзәге шәфкать туташы социаль хезмәткәрләр өчен «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес барышында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү дефициты булган кешене карауның төп принциплары яктыртылды, махсус ашханә приборларын, күкрәк чүпрәге, эчертә торган савыт кулланып ашату процедурасы аңлатылды.
Уку ахырында социаль хезмәткәрләр укыту процессында алган белемнәрнең гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр.
