«Развивайка» клуб эшчәнлеге кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
18нче август көнне комплекслы үзәк психологлары «Россия Флагы» дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Дәрес психологик коррекция ысулы буларак арттерапия методына нигезләнде.
Чара Россия гимны белән башланды. Белгечләр социаль хезмәт алучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Россия флагы көне 26 ел элек – 1994 елның 22 августында кабул ителгән иде. Россия триколорының тарихы исә 310 елдан артык.
Дәрестә балалар ата-аналар белән бергә кайчы, төсле кәгазь, буяулар һәм җилем ярдәмендә Россия әләмен ясадылар. Күбәләк һәм күгәрченнәр рәвешендәге күләмле әзерлекләрдән гадәти булмаган триколор килеп чыкты.
Эш иҗади кәефтә барды, әти-әниләр балаларына ярдәм итте.