«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 18 август көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инсульт кичергән авыруларны карау кагыйдәләренә багышланган чара узган. Дәресне Зәй РҮХнең гомуми практика табибы Гильмуллина Р.И. үткәрде.
Эшләнгән планга таянган чара барышында тыңлаучылар яткан авыруларны карау буенча гамәли күнекмәләр эшләделәр.
Зәй халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр дәвам итәчәк.