«Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Наркотикларга ЮК, сәламәтлеккә ӘЙЕ» дигән чара уздырдылар.
Чараның максаты – балаларда сәламәтлеккә сак караш формалаштыру, кеше организмына психоактив матдәләрнең тискәре тәэсире турында күзаллау, позитив баш тарту күнекмәләрен формалаштыру.
Чара уен формасында узды. Башта балалар «кара» абыйлар – Алкоголь, Никотин һәм Наркотик турында әкият тыңладылар, алар кешелекне яулап алырга теләгән иде. Аннары белгечләр яшүсмерләр белән сәламәтлек һәм аны ничек саклап калу турында сөйләштеләр. Балалар алкоголь, никотин һәм наркотикларның баш мие күзәнәкләренә зыян китерүен белделәр, димәк, әлеге маддәләр акрынлап кешенең хәтерен һәм игътибарын тартып алалар.
Чара ахырында балалар «Юк!» исемле туп уены ярдәмендә дөрес баш тартырга өйрәнделәр. Барлык социаль хезмәт алучылар да наркоманияне профилактикалау буенча белешмәлекләр алдылар.