Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Алма бәйрәме уздырдылар

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Алмалы Спас бәйрәме ел саен 19 августта билгеләп үтелә. Бу көнне электән алма җыйганнар һәм аны кышка әзерләгәннәр.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Алма бәйрәме узды. Башта социаль эш буенча белгечләр социаль хезмәт алучылар белән бәйрәм турында сөйләштеләр. Аннан соң төрле конкурслар, халык җырларын искә төшерделәр. Чараның максаты – халык бәйрәмнәренең традицияләре белән таныштыру.

Дәрес барышында интернат карамагындагылар рус православ бәйрәме – Алма спасы һәм алмаларның шифалы үзенчәлекләре турында белделәр. Социаль хезмәт алучылар бик күп файдалы мәгълүмат алырга шат булдылар. Чара чәй өстәле артында тәмле алмалы пирог белән чәй эчеп тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International