ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Тәтеш муниципаль районында гаиләләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерү дәвам итә.


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 2004 елдагы Бесландагы теракт корбаннары истәлегенә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Зоя Гаус актив һәм урында утырырга күнекмәгән пенсионер буларак, төрле укыту курслары узган, компьютер үзләштергән инде. Зоя Сергеевна – 2015 елда V Бөтенроссия компьютер чемпионатында җиңүче, ул башка пенсионерларны компьютер грамотасына уңышлы өйрәтеп килгән.

3 нче сентябрьдән Алабуга муниципаль районындагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эшен кабат башлап җибәрде. Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, бу елның мартында гражданнарны китерү туктатылып торган иде.

3 сентябрь көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укулар үткәрелде.

Бүген Татарстанның Кайбыч муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булып кайтты.

Кичә, 3 нче сентябрь көнне, Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Наталия Кудряшова һәм Светлана Соловьева яшүсмерләр белән очрашу уздырдылар. Чара үзәк китапханә базасында барлык санитар-гигиеник нормаларны үтәп үткәрелде.

Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген стационар төркем балалары белән «Мин кем булачагымны беләм» дигән дәрес үткәрелде.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында Лениногорск районы «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без җирдә тынычлык яклы!» дигән темага балалар рәсемнәре конкурсы узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International