ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шундый девиз астында берничә чара узды.

«Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе 3 сентябрьдә, Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә үткәрелә. Бу көн 2004 елның сентябрьнең беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле. Ул чакта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак була, аларның күбесе – балалар.

4 сентябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева Лаеш муниципаль районында булды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Татарстан – безнең бай мирасыбыз...» дигән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 38 бала эшләре тәкъдим ителгән.

4 сентябрь көнне Әлмәт районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Тәрбия бирү мәктәбендә чираттагы гамәли дәрес узды. Дәреснең максаты – социаль хезмәткәрләрне урын өстендә яткан авыруның урынын алыштыру ярдәмендә өзлегүләрне профилактикалауга өйрәтү.

Шушы көннәрдә Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән чара узды. Аны Тукай районы «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәрде.

7 сентябрь көнне Минзәлә районында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында чара узды. 

Әлмәт районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тренинг элементлары белән «Борчулы яшүсмерләр өчен арт-терапия» дәресе үткәрде.

Узган җомгада Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән профилактик чара үткәрде. Ул Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында оештырылды.

Терроризмга каршы айлык кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар өчен чара узды. Аның максаты – яшьләр даирәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча төгәл гражданлык позициясен формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International