Коронавирус аркасында традицион бәйрәм линейкасы гадәти форматта узмаса да, 1 нче сентябрь Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен үзенчәлекле булды.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне һәм «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында берничә чара уздырдылар.
Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган истәлекле чараларга кушылдылар. Теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Учреждение карамагындагылар шикле предметларга тап булганда, террорчылык акты янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.
«Экстремизмга – ЮК!» айлыгы һәм «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында кичә Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында чара узды. Ул терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча төгәл гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Бүген Алабуга муниципаль районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Уяу бул» дип исемләнгән дәрес узды. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау айлыгы кысаларында үткәрелгән чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Бүген республикада Арча муниципаль районының Яңа Чүриле авылында урнашкан психоневрология интернатының яңа корпусын ачу тантанасы булды. Халык өчен генә түгел, учреждение хезмәткәрләре өчен дә бәйрәм булган чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Бүген, 3 сентябрьдә, Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылдылар.
Президент грантлары фонды гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында 2021 елда граждан җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга ике конкурс үткәрү турында игълан итә.