Диспансерлаштыру дәвам итә

2020 елның 4 сентябре, җомга

3 нче сентябрьдән Алабуга муниципаль районындагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эшен кабат башлап җибәрде. Чаралар «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында тормышка ашырыла. Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, бу елның мартында гражданнарны китерү туктатылып торган иде.

Профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү һәм диспансерлаштыруны уздыру өчен, бу айда медицина учреждениеләренә 18 торак пункттан 280 өлкән яшьтәге гражданны китерергә планлаштыралар. Беренче булып тикшерүне Лекарево һәм Колосовка авылларының өлкән кешеләре узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International