Кичә, 3 нче сентябрь көнне, Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Наталия Кудряшова һәм Светлана Соловьева яшүсмерләр белән очрашу уздырдылар. Чара үзәк китапханә базасында барлык санитар-гигиеник нормаларны үтәп үткәрелде.
«Үзебезне һәм тынычлыкны саклыйк» программасы кысаларында яшь гражданнар белән Бесландагы фаҗига турында сөйләштеләр. Яшүсмерләргә хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләделәр, «Беслан корбаннары турында хәтер» дигән видеоролик күрсәттеләр.
Шулай ук чарада катнашучылар «Тормыш тамчысы» акциясендә катнаштылар, фаҗигале вакыйгалар корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, ә соңыннан аларга «Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору» дигән белешмәлекләр таратылды.