«Исток-Башлангыч» үзәге терроризмга каршы тематикага рәсем конкурсы уздырды

2020 елның 4 сентябре, җомга

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында Лениногорск районы «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без җирдә тынычлык яклы!» дигән темага балалар рәсемнәре конкурсы узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы оештырды.

Конкурста 18 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты. Буяулар һәм карандашлар ярдәмендә балалар көчләүгә һәм террорга үз карашларын белдерделәр. «Волонтер» үзәге әгъзасы яшь катнашучыларның эшләреннән видеоколлаж ясады.

Конкурска йомгак ясаганнан соң, барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International