«Өмет утравы» белгечләре Бесландагы фаҗига корбаннарын искә алу акциясендә катнаштылар

2020 елның 4 сентябре, җомга

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 2004 елдагы Бесландагы теракт корбаннары истәлегенә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Чара Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында узды. Акция бер минут тынлык белән башланып китте. Чара барышында катнашучыларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында, шулай ук Беслан мәктәбендә булган куркыныч фаҗига турында сөйләделәр.

«Тормыш тамчысы» акциясе аша кешеләр безнең арадан киткәннәргә су эчертте – һәйкәл янында үскән чәчәкләргә су сипте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International