3 сентябрь көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды.
Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство башлыгы районның социаль учреждениеләре һәм агротехника техникумы хезмәт коллективлары белән очрашты.
Персонал белән очрашу вакытында Э. Ә. Зарипова социаль-хезмәт законнары, шулай ук дәүләт хезмәтләре буенча хезмәткәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Өстәмә рәвештә министр социаль өлкәдәге үзгәрешләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар мәнфәгатьләрен яклау өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләде.