Яр Чаллыда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче бер сәгатькә әби булып эшли

2020 елның 4 сентябре, җомга

Зоя Гаус актив һәм урында утырырга күнекмәгән пенсионер буларак, төрле укыту курслары узган, компьютер үзләштергән инде. Зоя Сергеевна – 2015 елда V Бөтенроссия компьютер чемпионатында җиңүче, ул башка пенсионерларны компьютер грамотасына уңышлы өйрәтеп килгән.

Хәзер Чаллыда яшәүче ханым үзе өчен яңа проект башлап җибәргән – ул бер сәгатькә әби булып эшли. Зоя Сергеевна башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпкә кадәр озата һәм аларны дәресләрдән соң каршы ала, бәйләү буенча мастер-класслар бирә, гади ризыклар әзерләргә өйрәтә. Кирәк булганда, ул балаларга өй эшләрен әзерләүдә дә ярдәм итә.

Балалар белән эшләү тәҗрибәсе дә бар инде аның. Кайчандыр Зоя Сергеевна 7-14 яшьлек кызлар өчен ишегалды клубында бәйләү түгәрәге алып барган.

Соңрак, хезмәткә ихтыяҗ булган очракта, З. С. Гаус бу эшкә башка әбиләрне дә җәлеп итәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International