«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче эш алып барыла

2020 елның 4 сентябре, җомга

Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген стационар төркем балалары белән «Мин кем булачагымны беләм» дигән дәрес үткәрелде.

Башта тәрбияләнүчеләр презентация карадылар, аларны Кукмара районы уку йортларында алырга мөмкин булган төп һөнәрләр белән таныштырдылар. Аннары «Һөнәр сайлау компасы» метафорик ассоциатив карта ярдәмендә балалар «Барысын да белергә телим», «Һөнәрләр дөньясына ишекләр» күнегүләрен үтәделәр. Биремнәр балаларга үзләренең һөнәри осталыкларын аңларга һәм анализларга, һөнәрләр типологиясен тормышка ашырырга ярдәм итте.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый дәресләрнең максаты – балаларның һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү, танып-белү процессларын үстерү, балалар тарафыннан һөнәрләр турында яңа белемнәр алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International