Социаль хезмәткәрләр «Демография» милли проекты кысаларында квалификацияләрен күтәрәләр

2020 елның 4 сентябре, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укулар үткәрелде.

«Старость в радость» өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм итү хәйрия фондының (Мәскәү шәһәре) «Озак вакыт карау нигезләре» программасы буенча укуда алган белемнәре һәм осталыклары белән социаль эш буенча белгеч Резедә Габдрахманова уртаклашты. Ул Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең төбәк тренеры булып тора.

Укыту теоретик һәм практик өлештән торды. Эш стажына карамастан, һәр тыңлаучы күп кенә кыйммәтле һәм файдалы мәгълүмат алды. Бигрәк тә аерым физик көч кулланмыйча, кинестетика һәм биомеханика өлкәсендәге методикалар ярдәмендә урын өстендәге авыруны күчерү методикасы катнашучыларны таң калдырды.

Тест нәтиҗәләре буенча 9 социаль хезмәткәрнең һәркайсына уңышлы уку узу һәм яңа хезмәт компетенцияләре алу турында таныклык биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International