Министр урынбасары Наталья Бутаева эш визиты белән Кайбыч районында булды

2020 елның 4 сентябре, җомга

Бүген Татарстанның Кайбыч муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булып кайтты.

Эш сәфәре кысаларында министр урынбасары гражданнарны кабул итте һәм социаль яклау һәм мәшгульлек өлкәсендәге сорауларга җавап бирде. Шулай ук Н. В. Бутаева Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International