«Көзге игелек атнасы – #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында бүген Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Һөнәр сайлау» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды.
Кукмара районында «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында «Чиста йорт – чиста тәрәзәләр» юнәлеше социаль хезмәтләр алучы гражданнар арасында аеруча популяр.
2020 елның 1 октябреннән Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Чикләрне киңәйтеп» студентлар хезмәт инклюзив отряды» проекты гамәлгә ашырыла башлый.
«Көзге игелек атнасы – #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Югары Ослан районының битараф булмаган кешеләре белән берлектә, «Игелекле эш» дигән акция оештырдылар.
Бүген «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшь социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлешле чара уздырды.
Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 10 сентябрьдә үткәрелгән вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясадылар.
Әлмәт муниципаль районында «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Чиста тәрәзәләр» дигән чара уздырды.
Чәршәмбе көнне, 9 сентябрьдә, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Мин үзем белән гармониядә» дигән темага «Якын кешеләр» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге чараның максаты психоэмоциональ халәтне торгызу иде. Бу чарада социаль хезмәт алучы өч хатын-кыз катнашты.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә яшәүче гаиләгә сигнал килеп иреште.
«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 9 сентябрьдә Биектау районының 1нче социаль участогында яшүсмерләр белән шәхесне психологик анализлау буенча дәрес үткәрелде. 30 балигъ булмаган бала катнашкан әлеге чараны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.