Югары Ослан районында сигнал картасы булган гаиләне тикшерделәр

2020 елның 11 сентябре, җомга

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә яшәүче гаиләгә сигнал килеп иреште.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Гөлия Камалетдинова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина опека һәм попечительлек органының баш белгече Светлана Сураева белән бергә гаиләгә бардылар. Чыгу барышында балигъ булмаганнарның торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, ата-аналар бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен ата-аналарның җаваплылыгы турында хокукый мәгълүмат бирелде.

Балигъ булмаганнарның имин яшәү шартларын булдыру максатыннан, өстәмә рәвештә социаль куркыныч хәлдә булган өч гаилә тикшерелде. Ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, тематик белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International