Әлмәт муниципаль районында «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Чиста тәрәзәләр» дигән чара уздырды.
Социаль хезмәткәрләр «Волонтер» үзәге балалары белән бергә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә теркәлгән гражданнар йортларында тәрәзәләр юдылар. Мондый чаралар, акцияне оештыручылар сүзләренә караганда, яшьләрне ихтыярый эшчәнлеккә җәлеп итә, өлкән һәм үсеп килүче буын арасында элемтәләрне сакларга һәм ныгытырга ярдәм итә. Моннан тыш, бу ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән аеруча ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр өчен уңай шартлар тудыра, аларның тормыш сыйфатын арттыра.