Республикада студентлар хезмәт инклюзив отряды эшли башлаячак

2020 елның 11 сентябре, җомга

2020 елның 1 октябреннән Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Чикләрне киңәйтеп» студентлар хезмәт инклюзив отряды» проекты гамәлгә ашырыла башлый.

Проект эшчәнлеге инвалидларны һәм 18-30 яшьлек сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны социальләштерү, интеграцияләү проблемаларын хәл итүгә юнәлтеләчәк. Проектны тормышка ашыру кысаларында эш урыннары тәкъдим итү һәм инвалидларның потенциалын ачу, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең нәтиҗәле интеграцияләнүенә һәм социальләшүенә ярдәм итүче хезмәт отрядын формалаштыру планлаштырыла.

Студентлар инклюзив отрядының максаты – 40 студентка һөнәри белем бирү һәм эшкә урнашу оештыру һәм эшкә урнашу өчен кимендә 15 эш урыны бирү юлы белән мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең социаль активлыгын күтәрү өчен шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International