«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 9 сентябрьдә Биектау районының 1нче социаль участогында яшүсмерләр белән шәхесне психологик анализлау буенча дәрес үткәрелде. 30 балигъ булмаган бала катнашкан әлеге чараны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.
Яшүсмерләр үзләренең тормыш кыйммәтләренә анализ ясадылар, шәхси проблемаларны ачыкладылар һәм аларны хәл итү юлларын, тормыш максатларын билгеләделәр. Шул рәвешле алар шәхеснең психологик портретын ясадылар.
Чара ахырында белгечләр катнашучыларга балалар ышаныч телефоны турында сөйләделәр һәм тематик мәгълүмати буклетлар тараттылар.