ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары белән сәламәтләндерү дәресе үткәрде.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Югары Ослан район үзәк хастаханәсе базасында «Аистенок» клубының чираттагы утырышы узды.

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин республиканың Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Чистай муниципаль районнарында булып кайтты.

Бүген Чистай шәһәрендә «Фәрештәләргә шатлык бүләк итәбез» югары сәламәтлек ихтыяҗлары булган кешеләр өчен автоном коммерцияле булмаган оешмасының филиалы ачылды. Учреждениедә республиканың Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Алексеевск һәм Спас районнарыннан инвалид балалар тернәкләнү уза алачак.

«Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе – ул өлкәннәргә яхшы һәм файдалы нәрсә эшләү өчен тагын бер мөмкинлек.

9 нчы сентябрь көнне Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Терроризмга түзәргә ярамый!» темасына дәрес узды.

Казанның Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары «Гафу итү осталыгы» дигән төркемле кинотренинг уздырды. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы һәм психоэмоциональ проблемалары булган яшүсмерләр катнашты. Алар «Чучело» кинофильмын карадылар.

«Шәһәр буйлап экскурсия» квест форматындагы интерактив чараны Казан шәһәренең Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәрде. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында оештырылды.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган чаралар кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен чаралар уздырды. Аларның максаты – балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү.

«Балалар уйный торган театр» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Йолдызлы курчаклар» дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Чара театральләштерелгән уеннар ярдәмендә балигъ булмаганнарның шәхси үсешенә ярдәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International