«Гармония» үзәге белгечләре Буа балалары белән һөнәри юнәлешле чара уздырды

2020 елның 11 сентябре, җомга

Бүген «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшь социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлешле чара уздырды.

Чара «Син миңа ошыйсың» дип исемләнгән уен-сәламләү белән башланып китте: балалар яшьтәшләренә карата булган яхшы уй-хисләрен белдерделәр. Бу уен коммуникатив күнекмәләрне үстерә һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта.

Аннары социаль педагоглар катнашучыларга «Көзге игелек атнасы» акциясе, бүгенге очрашу темасы – «Һөнәрләр дөньясы» турында сөйләделәр, шундый ук исемдәге викторина үткәрделәр. Дәрестә балалар бик күп кызыклы һөнәрләр, кирәкле һәм инде актуаль булмаган белгечлекләр турында белделәр. Катнашучылар белгечләргә үскәч кем булырга теләвен сөйләделәр, шулай ук һөнәрләр темасына «Крокодил» уены уйнадылар.

Чараның максаты – балаларда һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллауны формалаштыру, хезмәткә һәм төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International