«Көзге игелек атнасы – #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Югары Ослан районының битараф булмаган кешеләре белән берлектә, «Игелекле эш» дигән акция оештырдылар.
Акция барышында үзәк белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләдә булдылар, анда инвалид булган яшь әни ялгызы ике бала тәрбияли. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә памперслар, балалар ризыгы, гигиена чаралары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелде, шулай ук чана һәм уенчыклар бүләк ителде.
«Хәйриячеләребез Ирина Николаевна Нуруллина һәм Евгения Владимировна Прященковага күрсәткән иганәчелек ярдәме өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», – дип уртаклашты гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.