«Тылсым» үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларның өйләрендә тәртип урнаштыралар

2020 елның 11 сентябре, җомга

Кукмара районында «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында «Чиста йорт – чиста тәрәзәләр» юнәлеше социаль хезмәтләр алучы гражданнар арасында аеруча популяр. Өлкән яшьтәге гражданнар йортларында тәртип урнаштыру буенча чараларны «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре ел саен сентябрь-октябрь айларында үткәрәләр.

«Өлкән кешеләр безнең кайгыртуга һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ», – ди белгечләр. Үз карамагындагыларның торак биналарында алар тәрәзәләр, шкафлар, савыт-саба юалар, пәрдәләрне юып эләләр, җыештыралар.

Социаль хезмәткәрләр инде 260 социаль хезмәт алучыга чисталык, тәртип һәм аралашу шатлыгы бүләк иттеләр. Җавап итеп алар һәрвакыт рәхмәт сүзләре ишетәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International