Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 10 сентябрьдә үткәрелгән вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясадылар.
Чарада «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Яшел Үзән медицина училищесы» ДАҺБУ, «Энергосервис» ҖЧҖ һәм ШЭ Якупов А. Ф. катнаштылар.
Эш бирүчеләр тарафыннан 24 вакансия тәкъдим ителде, алар арасында: азык-төлек продукциясен кабул итүче-тапшыручы, комплектлаучы, төрүче, йөк төяүче, слесарь-ремонтчы, камыр формалаучы, пешекче, автомобиль йөртүче, клиентлар белән эшләү менеджеры, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, кадрлар буенча белгеч, лаборант, ярдәмче эшче, слесарь-сантехник, рулонлы түбә ябучы, штукатур-буяучы, ишегалды җыештыручы һ.б. бар иде.
Шулай ук килүчеләр игътибарына шәһәрнең мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкы тәкъдим ителде, анда 1 800гә якын эш урыны исәпләнә.
Вакансияләр ярминкәсендә 60 кеше булды. Нәтиҗәләр буенча катнашучы предприятиеләрнең вакантлы урыннарына эшкә урнашу өчен 11 юнәлеш бирелде.
Чарада катнашучыларның барысы да мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләреннән эшкә урнашу, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Шулай ук килүчеләр арасында «Работа в России» гомумроссия вакансияләр базасы» дигән буклетлар таратылды.