ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Развивайка» клубы эшчәнлеге кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белән тыгыз эш алып барыла. Әлеге эшчәнлекнең максаты – балигъ булмаганнарны туган гаиләләренә кайтаруны тәэмин итү һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу.

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага чара уздырдылар. Ул яшүсмерләрдә әйләнә-тирәдәгеләргә һәм аларның шәхси үзенчәлекләренә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Узган җомгада Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече үз-үзеңне җайга салу буенча сәламәтләндерү дәресе үткәрде.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Зәй муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булды.

Республиканың Менделеевск муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эше яңартылды. Билгеләп үтик, чаралар «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

«Социаль склад» проекты авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә һәм аларны яклауга юнәлдерелгән.

Яшь татарстанлылар «Мөмкинлекләр канатлары» Бөтенроссия инклюзив проектында катнаша ала. Проект ике өлештән тора: округ инклюзив платформа һәм белем бирү онлайн-программасы.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында чаралар дәвам итә. Бүген учреждениедә «Дустыңа кулыңны суз, дустым!» дигән чираттагы чара уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучылар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче гражданнар катнашты.

9 сентябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов эш визиты белән Яшел Үзән муниципаль районында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International