Чәршәмбе көнне, 9 сентябрьдә, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Мин үзем белән гармониядә» дигән темага «Якын кешеләр» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге чараның максаты психоэмоциональ халәтне торгызу иде. Бу чарада социаль хезмәт алучы өч хатын-кыз катнашты.
Дәрес башында психолог хатын-кызлардан үз эмоцияләрен ничек тәртиптә тотулары белән кызыксынды, ә аннары «Күбәләк», «Кәеф төсе», «Тормыш тамыры», «Петуния чәчәге», «Әгәр мин чәчәк булсам...» арт-терапия һәм релаксацион күнегүләрне үтәргә тәкъдим итте. Алар катнашучыларга тынычланырга, авыр көннән соң ял итергә, шулай ук тормыш төзергә комачаулый торган эчке тискәре эмоцияләрне җиңәргә мөмкинлек бирде.
Дәрес һәркемне дә киләчәк турында уңай фикерләр дулкынына рухландырды. Үз эмоциональ фоныңны мөстәкыйль көйләргә өйрәнү өчен, барлык катнашучылар да «Минем тынычлык кайда «яши» дигән белешмәлек алдылар.