«Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге игелекле эшләр эстафетасына кушылды

2020 елның 11 сентябре, җомга

«Көзге игелек атнасы – #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында бүген Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Һөнәр сайлау» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды.

Чарада гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге карамагында булган алты балигъ булмаган бала катнашты. Дәрес барышында алар шәхси үзбилгеләнеш перспективалары, профессиональ сайлауны ничек дөрес башкару турында фикер алыштылар. Аларның мәнфәгатьләренә һәм сәләтләренә туры килгән һөнәри өлкәләрне билгеләргә балаларга һөнәри юнәлешле тест ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International