ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Игътибар, терроризм!» дип исемләнгән чара 7 октябрь көнне Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узды.

Татарстанда өлкәннәр декадасы дәвам итә. Кичә татлы күчтәнәчләрне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр алды.

6нчы октябрь көнне Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм җирле мөселман дини оешмасы – Зәй районы үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре хәйрия акциясе оештырдылар.

Татарстанда мәшгульлек үзәкләре белгечләре «Һөнәри реабилитация нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздылар. Укыту чаралары Республика ресурс үзәге тарафыннан, Россия Хезмәт министрлыгының Г. А. Альбрехт ис. инвалидларны тернәкләндерү буенча федераль фәнни үзәге әйдәп баручы белгечләре катнашында оештырылды.

Кичә Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән чара уздырдылар. Ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

7 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова мастер-класс үткәрде. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылган чарада хезмәт алучылар арасыннан дүрт кеше катнашты.


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 6 октябрендәге 2009-р номерлы боерыгы нигезендә, 2021-2027 елларга ТР икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге киңәйтелде. Тиешле документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган.

2020 елның 7 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 76 194 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 292 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,76 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 10 828 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 444 кешегә кимрәк.

Хокукый ярдәм сорап ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче бер гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр мөрәҗәгатьләр нигезендә киңәшләр бирде һәм балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибен аңлатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International