2020 елның 7 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 76 194 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 292 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,76 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 47 039 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 503 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,62 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 915 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 167 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.