Зәй шәһәре мәчете өлкән яшьтәге гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәтте

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

6нчы октябрь көнне Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм җирле мөселман дини оешмасы – Зәй районы үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре хәйрия акциясе оештырдылар. Көн саен ашарга әзерләү өчен кирәкле азык-төлек запасларын тулыландыру максаты белән ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга яшелчәләр китерделәр.

Социаль ярдәм күрсәтүгә Зәй политехника көллияте укучылары – «Экостайл» волонтерлык отрядының актив катнашучылары җәлеп ителде.

«Шатлык» үзәге администрациясе үз карамагындагылар исеменнән шәһәр мәчетенә һәм көллияткә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International