Мәшгульлек үзәкләре белгечләре инвалидларны тернәкләндерү өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен арттыралар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда мәшгульлек үзәкләре белгечләре «Һөнәри реабилитация нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздылар. Укыту чаралары Республика ресурс үзәге тарафыннан, Россия Хезмәт министрлыгының Г. А. Альбрехт ис. инвалидларны тернәкләндерү буенча федераль фәнни үзәге әйдәп баручы белгечләре катнашында оештырылды.

Курсның максаты – тыңлаучыларда инвалидларны һөнәри тернәкләндерү өлкәсендә компетенцияләр формалаштыру.

Укыту кысаларында инвалидларны һәм инвалид балаларны һөнәри тернәкләндерүнең һәм абилитацияләүнең теоретик һәм оештыру нигезләре өйрәнелде, аларның һөнәри юнәлеше, һөнәри белем бирү, һөнәри әзерлек һәм яңадан әзерләү мәсьәләләре каралды, һөнәри тернәкләндерү буенча чаралар үткәргәндә инвалидлар белән хезмәттәшлек үзенчәлекләре ачыкланды, инвалидларны эшкә урнаштыруның заманча проблемалары һәм аларны хәл итүнең мөмкин юллары күрсәтелде.

Курс тәмамланганнан соң 49 белгеч квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, укыту курслары 2019-2020 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының 2019-2020 елларга «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны, комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International