Татарстанда кирәкле һөнәрләр исемлеге киңәйтелде

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 6 октябрендәге 2009-р номерлы боерыгы нигезендә, 2021-2027 елларга ТР икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге киңәйтелде. Тиешле документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган.

Шулай итеп, квалификацияле эшчеләр әзерләү исемлеге түбәндәге пунктлар белән тулыландырылды:

- станок һәм слесарь эшләре контролеры;

- чимал, реактивлар, арадаш продуктлар, әзер продукция, җитештерү калдыкларының сыйфатын тикшерү буенча лаборант (тармаклар буенча);

- бораулау җайланмаларында машинист;

- нефть эшкәртү операторы;

- программа белән идарә итү станоклары операторы;

- чәчтараш;

- пешекче;

- сатучы, контроллер-кассир;

- санлы программа белән идарә итү станокларында токарь;

- санлы программа белән идарә итү станокларында фрезерлаучы.

Урта буын белгечләрен әзерләү бүлегенә түбәндәгеләр кертелгән:

- автомобиль һәм трактор төзелеше;

- кунакханә эше;

- идарәне документлар белән тәэмин итү һәм архив эше;

- сынлы сәнгать һәм сызу;

- шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системалары;

- кара һәм төсле металл кою производствосы;

- электрон приборларны һәм җайланмаларны монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау;

- хокук саклау эшчәнлеге;

- электроэнергетика системаларын автоматлаштыру;

- йорт һәм коммуналь хуҗалык хезмәте;

- махсус мәктәпкәчә белем бирү;

- иминият эше (тармаклар буенча);

- визаж стилистикасы һәм сәнгате;

- җылылык һәм электр станцияләре;

- фоторәсемнәр техникасы һәм сәнгате;

- химик кушылмаларны аналитик тикшерү технологиясе;

- чәчтараш сәнгате технологиясе;

- продукциянең, процессларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты белән идарә итү (тармаклар буенча);

- авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International