Берничә ел дәвамында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Парк ретриты» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге юнәлеш кысаларында дәресләр, нигездә, ялгыз өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар белән үткәрелә.
«Башкалар кебек яшәргә» клубы кысаларында Казанның Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, Казан дәүләт медицина университетының «Волонтер-медиклар» хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә, социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара уздырдылар.
6 октябрь көнне Казан шәһәренең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Игелек агачы» акциясендә катнаштылар. Аның кысаларында белгечләр хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Вера Георгиевна Бакаеваны хәйрия рәвештә «Моя газета» социаль мәгълүмати-аналитик атналык гәҗитенә яздырдылар.
6 нчы октябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без Татарстанда яшибез» дип исемләнгән танып-белү дәресе узды. Аның максаты – үзәктә тәрбияләнүчеләрне дәүләт символикасы белән таныштыру.
Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында 5 нче октябрь көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Укытучы – мактаулы һөнәр» дигән танып-белү дәресе оештырылды. Әлеге чара балаларны укытучы һөнәре белән таныштыруга һәм мәктәптә укуга карата кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар өчен «Күңел җылысы» дигән мастер-класс үткәрделәр. Чара барышында балалар өйдә социаль хезмәт алучы ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар өчен сувенирлар әзерләделәр.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Апас районының социаль яклау бүлеге вәкилләре республиканың картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында яшәүче якташлары янына барып кайттылар.
Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен яхшырту максатыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Сезнең балагыз һәм аның дуслары» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Снежанна Горбунова үткәрде.
Бүген Яр Чаллы «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культурасы буенча инструкторы Ләйсән Зыянгирова «Спорт марафоны» дигән сәламәтләндерү чарасын үткәрде.
5 октябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшь волонтерлар һәм социаль хезмәт алучылар белән бергә Кече Шилнә авылында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар.