ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре 10 октябрьдә, ял көне клубы эше кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүдә исәптә торучы 32 балигъ булмаган бала өчен чара уздырдылар. Очрашуны үткәрүдә «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Республика ведомстволары җитәкчеләре йөгерешендә хатын-кызлар арасында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова беренче урынны яулады.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без бергә» клубының яңа иҗат сезоны ачылды.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен хәйрия акцияләре узды. Үткәрелә торган чараларның максаты – өлкән буын кешеләренә көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү, аларның ялын оештыру.

7нче октябрьдән Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында уңышлы эшләп килүче Тәрбия мәктәбе үз ишекләрен аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтүче караучылар өчен ачты.

Көн саен «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Лениногорск районында яшәүчеләргә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат җиткерәләр.

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә халыкка, шул исәптән йөкле хатын-кызларга ярдәм итү эше актив рәвештә башкарыла. Гаиләне саклап калуда шикләнүче хатын-кызлар аерым категорияне тәшкил итә.

9 октябрь көнне Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ә йөрәктә яшьлек җырлый!» дигән музыкаль-шигъри кичә узды. Өлкәннәр декадасы һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган чараны социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова уздырды.

Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Скандинав йөреше» технологиясе буенча дәрес уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International