Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 10 828 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 444 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимеде, анда 2020 елның 6 октябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 870, 2 515, 4 122, 1 131 һәм 536 эшсез кеше исәптә тора.
Менделеевскида бу атнада бер эшсезгә арткан, шәһәрдә барлыгы 242 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан исәпләнә.