Кичә Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
Район халкын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Ф.Камалетдинова, район социаль яклау бүлеге начальнигы И. П. Алеева, опека һәм попечительлек органының баш белгече С. Н. Сураева, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э. Р. Сафиуллина кабул иттеләр.
Хокукый ярдәм сорап ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче бер гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр мөрәҗәгатьләр нигезендә киңәшләр бирде һәм балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибен аңлатты.