«Шафкать» үзәгендә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча дәрес

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән чара уздырдылар. Ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

Тематик видеоматериаллардан файдаланып, белгечләр А. М. Тарынчева һәм Г. И. Миннекаева балаларны мәктәптә һәм урамда үз-үзләрен тотышын анализларга өйрәттеләр, әйләнә-тирәдәгеләргә карата ихтирамлы булырга өндәделәр.

Профилактик дәрестә 30 балигъ булмаган бала катнашты, шул исәптән социаль хезмәт алучы 8 бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International