Татарстанда өлкәннәр декадасы дәвам итә. Кичә татлы күчтәнәчләрне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр алды.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Минзәлә районара тикшерү бүлеге хезмәткәре Рамил Хәким улы Шакиров тынычлык, иминлек, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләп, учреждениегә тортлар тапшырды. Интернат-йорт коллективы һәм социаль хезмәт алучылар мондый игътибарга чын күңелдән сөенделәр һәм хәйриячегә тәмле сыйлары өчен рәхмәт әйттеләр.