7 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова мастер-класс үткәрде. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылган чарада хезмәт алучылар арасыннан дүрт кеше катнашты.
Мастер-классның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне хәтер, игътибар, фикерләүне ныгытуның борынгы ысулы белән таныштыру иде. Танграм – җиде яссы фигураларны кулланып, бер катлаулы фигура төзүне күздә тоткан башваткыч.
Дәрес барышында реабилитантлар төрле геометрик фигуралар, саннар, фил, кеше җыйдылар. Мавыктыргыч мастер-класс гражданнарның психоэмоциональ торышын, төп психологик процессларны яхшыртырга ярдәм итте.