«Игътибар, терроризм!» дип исемләнгән чара 7 октябрь көнне Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узды. 30 балигъ булмаган бала, шул исәптән 8 социаль хезмәт алучылар, катнашында дәресне социаль педагоглар А. М. Тарынчева һәм Г. И. Миннекаева үткәрделәр.
Презентация материаллары ярдәмендә белгечләр балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, саклык чаралары турында искәрттеләр. Дәрес экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне ышанычлы тоту күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.