Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты октябрь аенда истәлекле дата – ачылуга 19 ел тулуны билгеләп үтә.
26 нчы октябрь көнне Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Караучы» пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
COVID-19 пандемиясе сәламәтлекне саклау чараларына җаваплы карашны таләп итә, алар арасында – кешеләр белән элемтәләрне чикләү. Яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның куркынычы шартларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә социаль хезмәтләр күрсәтүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшчәнлекнең яңа формаларына мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Аралашу вакытында тискәре эмоцияләрдән саклану техникасы» дигән мини-тренинг үткәрде. Тренингның максаты – социаль хезмәт алучыларны катлаулы хәлләрдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү.
27 нче октябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әкият дөньясы» дигән куркуларны коррекцияләү буенча тренинг узды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Раушания Гәрәева һәм социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова «Covid-19 бергә җиңәбез!» дигән акция уздырдылар.
Яр Чаллы Ветераннар советы вәкилләре тантаналы рәвештә «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән китаплар сериясен тапшырдылар.
Суицидаль тотышны профилактикалау буенча «Тормыш матур!» программасы кысаларында Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Социаль рольләр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
Спас муниципаль районында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы «Барлык балалар да уйнарга хокуклы» дигән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы уен территориясе булдыру проектын тормышка ашырды. Ул гражданнар җәмгыятен үстерү буенча Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырылды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Теләче муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү эше дәвам итә.